Капка төпләрендә чүп, каз, сарык... (Прокуратурадан килгән җавап)
“Җәй бит... Капка төпләрендә чүп үсә, каз, сыер, сарык йөри дигәндәй. Кеше үзенең капка төбен, бакча буйлап койма кырларын җыештырырга тиештер дип саныйм, моның берәр законымы, нигезләмәсеме юкмы икән?
“Җәй бит... Капка төпләрендә чүп үсә, каз, сыер, сарык йөри дигәндәй. Кеше үзенең капка төбен, бакча буйлап койма кырларын җыештырырга тиештер дип саныйм, моның берәр законымы, нигезләмәсеме юкмы икән? Капка төбенә кеше агач утыртса аны саклый, һәм башкалардан да саклауны таләп итәргә хакы бармы?”
Әлеге сорау белән районның ветеринария берләшмәсенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафиловтан түбәндәге җавапны алдык:
“Сезнең хатыгызга җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итәм:
Беренчедән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елны 3 апрелендә “Шәхси йорт тирәсендә һәм ачык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошлар тотуның Ветеринар кагыйдәләрен раслау турында” 3 номерлы фәрманының 2.2нче пунктында “Йорт яннарында кошлар тоту һәм үрчетүгә бәйле булган объектларны урнаштырганда, төзегәндә, кулланылышка керткәндә түбәндәге таләпләр каралган:
* йорт яны территориясе койма белән әйләндерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш;
* йорт тирәсендә берничә төрле кош асраганда, аларның аерым торуларын тәэмин итү зарур.
Икенчедән, ТР Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлегенең (26.09.2017) “ТР Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлеге” муниципаль берәмлекләр территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында” киңәшмәсенең 58 номерлы карарының 14.8, 14.13 пунктлары һәм 14.14нче пунктның 4нче өлешендә түбәндәгеләр каралган:
Пункт 14.8. Йорт хайваннары һәм кош-корт хуҗалары ишегаллары, тротуарлар, урам, парклар, газон, балалар мәйданчыкларын, сквер һәм мәйданнарны, шулай ук торак йортларның подьездларын пычратуны булдырмаска бурычлы;
Пункт 14.13. Йорт кәҗәләре фәкать өй яны территориясендәге киртә абзарларда яки хуҗа карамагында көтүлектә булырга тиеш;
Пункт 13.14, 4нче өлеш. Хайван һәм кошларны күзәтүсез килеш торак пункт территорияләренә чыгару рөхсәт ителми.
Соңгы вакытта кош гриппының куркыныч янавын исәпкә алып, һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, хуҗаларга йорт кошларын һәм хайваннарны аларның башка хайваннар белән бәйләнешкә керүләренә юл куймый торган шартларда тотарга киңәш итәбез. Терлек азыгын да ябык урыннарда сакларга кирәк.”
Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара ГАЛИУЛЛИНА:
– Һәрбер авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү турында кагыйдәләр дигән документ бар. Быелның, ягъни 2018 елның 29 июненә кадәр хуҗа кеше үз йортының эчке өлешенә, бакчасына гына җаваплы иде, шунлыктан, капка төпләрен, йорт-җир яннарын җыештыру судлар тарафыннан мәҗбүри түгел дип каралды. 29 июньнән башлап, РФнең Градостроительный кодексында капка төпләре, йорт-җир яннары (прилегающие территории) дигән төшенчә кертелде. Шуңа нигезләнеп, территорияләрне төзекләндерү турындагы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Бүгенге көндә җирлекләрдә бу юнәлештә эш башланды.
Язманың баш өлеше: Капка төпләрендә чүп, каз, сарык... (Сорау-җавап)
Зөлфия Шакирова,
Миләүшә Халикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев