Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда тимер юл станциясендә олы яшьтәге ир-атны электричка бәрдергән

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат тыелган урында тимер юл аркылы чыккан.

Кичә иртән Казанның Тихорецк тимер юл станциясе янында 77 яшьлек пенсионерны электричка бәрдергән, ир-ат шунда ук һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат тыелган урында тимер юл аркылы чыккан. Шәһәр яны поезды машинисты электричканы туктатырга тырышса да, барып чыкмаган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 263нче маддәсе (тимер юл транспортыннан файдалану һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) буенча тикшерү үткәрелә.

Чыганак: TATAR-TODAY.RU - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА САЙТ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига