Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кемнәр ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукына ия?

Бу хакта безнең язмада тулырак.

Ерак Төньякта эшләүче яки яшәүче гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыгу, шулай ук дәүләттән югары күләмдә акча алырга хокуклы. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төньяк стаж» белән гражданнар югары пенсия алу хокукына ия. Әмма һәрхәлдә, стажның һәм тиешле пенсия баллары булуын раслау кирәк», - диде Григорьева.  

Эксперт сүзләренчә, «төньяк стаж» төп эш урыны буенча, шулай ук ташламалы тәртиптә билгеләнә, дип яза Татар-информ.  

Билгеле бер төбәктә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр иминият пенсиясенә түләүләрне арттыруга хокуклы, шул ук вакытта аның күләме төрлечә була, диде икътисадчы. Пенсияләрнең бер төренең иминият түләве буенча иң түбән коэффициенты - Карелия Республикасында (1,15), ә иң зурысы Чукотка, Камчатка, Сахалин һәм Якутиянең аерым җирлекләре өчен каралган.  

Григорьева өстәп әйткәнчә, иминият пенсиясенең максималь күләме - 32493,33 сум. Бу сумманы тәрбиясендә өч һәм аннан да күбрәк кеше булган 80 яшькә җитүче алачак. Югары түләүне өзлексез алу өчен ел саен Ерак Төньякта эшләү яки яшәү фактын расларга кирәк, дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

Фото: Татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев