Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халык ышанычын яклау бик мөһим

Полициядә эшләү кыен, куркыныч, әмма игелекле хезмәт.

Кеше тормышлары һәм язмышлары аларның оперативлыгына һәм профессионализмына бәйле. Әлеге һөнәр ияләре турында сүз кузгатуым юкка түгел, чөнки 10 ноябрь көнне эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме иде.

Алар ел әйләнәсе хезмәттә

Рәсәй Эчке эшләр министр-лыгының Балтач районы бүлегенең республикада үз категориясендәге бүлекләр арасында лаеклы урыны бар. Бу, билгеле, барлык коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 65 аттестация узган хезмәткәр, 4 дәүләт хезмәткәре, 9 ирекле хезмәткәр эшли.

– Хезмәткәрләрнең һәммәсе дә район халкының иминлеген кайгыртып, үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкара. Барлык хезмәткәрләрне һәм гомерләрен районыбыз халкының иминлеген тәэмин итүгә багышлап, лаеклы ялда булган ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга эшләрендә уңышлар, иминлек, саулык-сәламәтлек, тынычлык телим. Һәрчак якты һәм җылы өйләрегезгә, яраткан гаиләләрегез янына әйләнеп кайтырга язсын, – дип изге теләкләрен ирештерде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов.

Күрсәткечләр, нәтиҗәләр

Агымдагы елның тугыз аенда районда 176 җинаять кылынган (2020 елда бу чорда 120 җинаять теркәлгән булган). Бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 56 җинаятькә күбрәк. Шушы җинаятьләрнең 85,5 проценты ачылып, судка кертелгән (үткән ел – 81,7 процент). Димәк, җинаятьләрне вакытында тикшерү, ачу, җинаятьчене җавапка тарту өлкәсендә полиция хезмәткәрләре нәтиҗәлерәк эшли башлаганнар. Урлау, хулиганлык кебек җинаять төрләре арта төшкән. Аның каравы, үтерү, талау, куркытып акча таләп итү кебек җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле җинаятьләр узган елга карганда икегә кимегән, әмма аварияләрдә ике кешенең (2020 елның 9 аенда үлем очраклары теркәлмәгән) вафат булуы күңелне борчый. Авыр җинаятьләрнең 23 очрагы ачылган. Шуның алтысы өйдән урлау фактлары булса, өчесе банк картасыннан акча урлау очраклары. Әлеге урында бу төр караклык турында аерым әйтеп узарга кирәк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән тикшерү алып бару өчен авырлардан саналган 19 шундый очрак ачылган. Пермь өлкәсе һәм Чиләбе шәһәре гражданнары тарафыннан райондашларыбыз шактый зыян күргән. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган төрле реклама-чакыруларга ышанып, чит кешеләргә берәр миллион акча күчерү фактлары бар. Халыкка күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, әле һаман да караклар тозагына гел эләгә киләләр. Сак булсак иде, диләр полиция хезмәткәрләре. Быел Балтачыбыз өчен ят булган сексуаль характердагы гамәлләр буенча ике очрак теркәлеп, полиция хезмәткәрләренең оперативлыгы нәтиҗәсендә җинаятьче тиз арада кулга алынган.

Алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьләрне булдырмау һәм ачу күрсәткечләре яхшырса да, әлегә Балтач бистәсе районда иң криминаль җирлек булып кала. Шулай ук Норма, Салавыч, Кече Лызи, Шубан, Чепья авыл җирлекләрендә дә бу яктан хәлләр мактанырлык түгел. Узган ел белән чагыштырганда Сосна, Субаш, Пыжмара, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Борнак, Яңгул, Карадуган авыл җирлекләрендә җинаятьләр саны кимегән. Смәел һәм Бөрбашта оператив хәл тот-рыклы – болар барысы да участок вәкилләренең халык, урындагы житәкчелек белән бергәләп эшләү нәтиҗәсе.

Буыннар элемтәсе коллективны туплый

Район эчке эшләр бүлегендә гаиләләре белән эшләүчеләр коллективның йөзек кашы дисәк һич арттыру булмас. Ә андыйлар биредә шактый. Бертуган Рөстәм һәм Рамил Газыймовларны гына алыйк. Рөстәм тикшерү группасы җитәкчесе, ә Рамил оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары булып эшли. Алар бүлекнең мактаулы хезмәткәрләре булудан тыш, иң тәҗрибәлеләре дә. Озак еллар кадрлар бүлеге мөдире булып эшләп, бүгенге көндә штабта баш белгеч вазыйфасын башкаручы Фәрит Галимуллин белән тикшерүче булып эшләүче  улы Ирек тә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Җәмәгать тәртибен саклау инспекторы һәм ЮХИДИ бүлегендә өлкән дәүләт инспекторы булып эшләүче ирле- хатынлы Лилия һәм Рәниф Галимбековлар, Эльмира (кадрлар бүлегендә инспектор, бүгенге көндә декрет ялында) һәм Рәйхан (штаб җитәкчесе) Мифтаховлар, абыйлы-энеле Айдар (өлкән участок вәкиле) һәм Илшат (шофер) Сафиуллиннар да коллективның мактаулы хезмәткәрләре.

Ил үз батырларын белергә тиеш

Бүгенге көндә бүлектә тәҗрибәле кадрлар белән беррәттән, яшь кадрлар да хезмәт куя. Айнур Закиров, Заһир Шәйхетдинов, Салават Зарипов, Рамил Газыймов, Ирек Галимуллин, Марат Газизов, Александр Плотников, Руслан Алексеев шундыйлардан.

Райондагы иминлекне тәэмин итүгә полициянең һәр хезмәткәре үзеннән лаеклы өлеш кертә. Участок вәкилләре җитәкчесе Фаил Фәсыйхов белән эш башкару һәм режим төркеме җитәкчесе Марат Газизов бәйрәм көннәрен Дагыстан Республикасында каршы ала. Алар биредә алты айлык командировкада. Исән-имин хезмәт итеп тизрәк туган якларыгызга, төп хезмәт урыннарыгызга, яраткан гаиләләрегез янына әйләнеп кайтырга язсын сезгә егетләр!

Бәйрәмнәре унаеннан быел полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Почетлы хезмәткәре күкрәк билгесе белән, полиция өлкән лейтенанты Делюс Хафизов министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Моннан тыш бүлектә калган алдынгы хезмәткәрләрне дә билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция көне эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме