Киләсе елда беренче балага ана капиталы артачак
Россия Президенты Владимир Путин Россиядә ана капиталы программасын озайтулары турында искә төшерде.
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковның сүзләренчә, беренче балага ана капиталы 590 мең сум тирәсе түләнәчәк.
«Икенче балага ул 780 мең сумга якын булачак», - диде Котяков социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.
Россия Президенты Владимир Путин Россиядә ана капиталы программасын озайтулары турында искә төшерде.
«Ел саен миллионга якын гаилә ана капиталы ала. Бу программа 2026 ел ахырына кадәр озайтылды», - диде ул.
Искәртик, элегрәк Путин Россия гаиләләренең фәкыйрьлеге куркынычын минимумга калдырырга һәм аларга ярдәм чараларын көчәйтергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев