Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифлар билгелеме? (видео)

Сорауларга район төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев аңлатма бирде.

Һәр яңа ел саен, бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары һәм газ өчен булган түләүләрнең артуы халык өчен табигый хәл.

Шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак, — дип белдерде.

Федераль закон таләпләренә туры китереп, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты 2024 елга тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Тарифлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразы күрсәткечләренә нигезләнеп исәпләнәчәк.

Коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифлар билгелеме? Әлеге сорауларга район төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев аңлатма биреп узды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев