Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Контракт буенча хезмәттән азат ителә аламмы?

– Мин контракт буенча хезмәт итәм. Әгәр дә күбрәк хезмәт хакы түләнә торган эш тапсам, әлеге хезмәттән азат ителә аламмы?

– Гамәлдәге законнарда контрактны вакытыннан алда туктату өчен мондый нигез каралмаган. Моның өчен нигезләр түбәндә күрсәтелгән:
1. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” № 53-ФЗ санлы Федераль законның 51 мәддәсе нигезендә.
2. Контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәр вакытыннан алда хәрби хезмәттән азат ителергә мөмкин:
а) оештыру-штат чараларына бәйле рәвештә;
б) Эчке эшләр органнарына, Русия Федерациясенең Милли гвардиясе гаскәрләренә, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенә, Русия Федерациясе Җинаять җаваплылыгын үтәтү системасы учреждениеләренә һәм органнарына, Русия Федерациясенең таможня органнарына хезмәт итүгә күчүгә һәм әлеге органнарның һәм учреждениеләрнең гади (кече) яки җитәкче составы вазыйфаларына билгеләнүенә бәйле рәвештә.
3. Тагы да Русия Президентының 1999 елның 16 сентябрендәге “Хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре” турында 1237 санлы Указының “Хәрби хезмәттән азат итү тәртибе” бүлегенең 34нче мәддәсен карагыз. Анда хәрби хезмәткәрләрне хәрби хезмәттән азат итү һәм аларны хәрби частьның шәхси составы исемлегеннән төшереп калдыру тәртибе язылган.
4. Шулай ук контракт шартларын өйрәнегез. Анда хезмәткә түләү күләме үзгәрүгә бәйле, контрактны вакытыннан алда өзү хокукы каралган булса, бу хезмәттән китә аласыз.

 

Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”