Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулланучы әлифбасы: кояштан саклаучы күзлекне кире кайтарып буламы?

Башта кулланучы әлеге товарны алмаштыруга гына дәгъва итәргә хокуклы, ә менә акчаларны...

— Ошаган модельне сатып алгач, күзлек туры килмәде, ә сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарта. Бу очракта нәрсә эшләргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече җавап бирә.

— Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 25 статьясында беркетелгән. Кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны сатып алган сатучыдан шундый ук сыйфатлы товарга алмаштырырга хокуклы, әгәр күрсәтелгән товар формасы, габариты, фасоны, төсе сакланган булса. Товарны кире кайтару яки алмаштыру, аны сатып алу көнен исәпкә алмаганда, 14 көн дәвамында башкарыла.

Мондый товарны алмаштыру, күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган булса, шулай ук товар яки касса чегы яки товар өчен түләүне раслаучы башка документ булган очракта үткәрелә. Шул ук вакытта кулланучының товар яки касса чегы булмау аны шаһит күрсәтмәләреннән мәхрүм итми.

Башта кулланучы әлеге товарны алмаштыруга гына дәгъва итәргә хокуклы, ә менә акчаларны сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаган очракта гына кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләп сатып алынган көннән алып 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев