Күп балалы гаиләләр өчен тагын бер ял көне барлыкка килергә мөмкин
Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә...
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен күпбалалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итә.
Тиешле мөрәҗәгать РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланган, дип тапшыра РИА Новости.
«Россия гаиләләреннән бу бәйрәмне күп балалы ата-аналар өчен ял көне итү турындагы мөрәҗәгатьләр килә. Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев