Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

2025 елның 1 мартыннан ОСАГО булу-булмауны юл хәрәкәте камералары буенча тикшерә башлаячаклар.

Булмаган очракта автомобильчеләргә «Дәүләт хезмәте» сайты аша кисәтүләр киләчәк. Мондый тәҗрибәне ел дәвамында үткәрәчәкләр, дип яза «Известия»

Башта системаның эшен тикшерү һәм гражданнар әзерләнеп өлгерсен өчен эксперимент үткәрергә карар кылынды, дип аңлаткан Россия автоиминиятчеләре берлеге башлыгы Евгений Уфимцев. Әгәр дә дөреслеккә туры килмәгән кисәтүләргә шикаятьләр булмаса һәм полиссыз машина йөртүчеләр саны кимү күзәтелсә, эксперимент срогы кыскартылырга мөмкин. Аннары система тулы кыйммәтле форматта эшли башлар дип көтелә, һәм хокук бозучыларга штрафлар килә башлаячак.

Хәзер Россиядә якынча 36 миллион машина йөртүче исәпләнә, шул ук вакытта 7-10 проценты полиссыз йөри, дип хәбәр итә Евгений Уфимцев. 

Илкүләм иминият мәгълүмат системасы (НСИС) генераль директоры Николай Галушин сүзләренчә, техник яктан система инде әзер. Әгәр һәр көнне полисы булмаган машина йөртүче 800 сум штраф алачак икән, аена 20 көнгә бу 16 мең сум дигән сүз. Ә бу иминиятләштерү сатып алуга караганда кыйммәтрәк чыга, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев