Махсус операция катнашучыларга кредит буенча ташламалы чорны озайту тәкъдим ителде
377-ФЗ федераль законы маддәсенә үзгәреш кертү күздә тотыла.
Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен контракт буенча хезмәт итү вакытында кредитлар буенча ташламалы чор билгеләргә тәкъдим итте.
Федераль закон буенча, ташламалы чор мобилизация вакыты яки контракт төзелгән вакытны 30 көнгә арттырып, исәпләнә, дип яза Татар-информ.
«Контракт вакыты беткәч, хәрби хезмәткәр аның вакытын озайтмыйча гына хәрби хезмәтне дәвам итсә, заемщикның кредиторга мөрәҗәгать итү өчен контракт буенча хәрби хезмәтнең бөтен чорына ташламалы чор билгеләргә кирәк», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Шул сәбәпле, №377-ФЗ федераль законы маддәсенә үзгәреш кертү күздә тотыла. Аерым алганда, ташламалы чорны контракт буенча хәрби хезмәт узу срогын 30 көнгә арттырып исәпләргә тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев