Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус операциядә катнашучының акчасын урлауда шикләнелүче өч егет тоткарланган

Акчага бәйле банк операцияләренең Татарстан территориясендә башкарылуы ачыкланган.

Казанда махсус операциядә катнашучы Волгоград хәрбиенең 8 миллион сумга якын акчасын урлауда шикләнелүче өч егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Татар-информ яза.

Төбәк мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр иткәнчә, июнь аенда 30 яшьлек ир-ат полицейскийларга билгесез кешеләр аның банк кушымтасына ачкыч табуы һәм счетыннан 7,7 миллион сум акчасын урлаулары турында сөйләгән.

Акчага бәйле банк операцияләренең Татарстан территориясендә башкарылуы ачыкланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, акчаларны Казан банкоматларында алганнар һәм аферистлар арасында бүлешкәннәр.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, атна башында полицейскийлар һәм ТР буенча Росгвардия идарәсе махсус отряды хәрбиләре Казанда әлеге җинаятьтә шикләнелүче өч егетне тоткарлаган. Төбәк мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр иткәнчә, алар җирле югары уку йортларында белем алучы 17-18 яшьлек студентлар булып чыккан.

erid: 2Vtzqwgny8L

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына аларның тоткарлануы турындагы мәгълүматны расладылар.

Студентларны Волгоградка китергәннәр һәм урлау маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Егетләр урланган акчаны чит илдә ял итүгә һәм онлайн казинодагы ставкаларга сарыф иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9