Муниципаль хезмәткә кабул ителүчеләр таләпләр һәм хокуклар белән таныштылар
Агымдагы елда муниципаль хезмәткә кабул ителгән затларга төп хезмәт вазыйфаларын аңлату буенча бүген - 14 октябрь көнне семинар үтте.
Семинар-укуны алып барган район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова: "Мондый чара ел саен традицион рәвештә үткәрелеп бара. Ул үз эченә муниципаль хезмәткә кабул ителгән яңа хезмәткәрләргә кагыла. Алар өчен гомуми укулар оештырыла", диде.
Муниципаль хезмәт һәм хезмәт вазыйфаларының таләпләре, кадрлар сәясәте, коррупциягә каршы вәзгыятьнең нечкәлекләре хакында аңлатып үтте. Хезмәт шартларын үтәү барышында 3 елга бер мәртәбә аттестация үтү һәм белем дәрәҗәсен күтәрү буенча укып кайтулар оештырыла, дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев