Кеше һәм закон
Наркотик саткан өчен ир белән хатынны хөкем иткәннәр
Яшел Үзәндә наркотик матдәләр белән сату иткән яшь гаилә парларына карата хөкем карары игълан ителде.
Ир белән хатын 10 елдан артык гомерләрен тимерчыбыклы коймалар артында үткәрәчәкләр.
22 яшьлек Кирилл Павлов һәм аның 18 яшьлек хатыны Яшел Үзән җирлегендә "синтетик" наркотик матдәләрен сату вакытында наркополицейскийлар тарафыннан кулга алыналар. Үзләренең әйтүләренә караганда, алар, кешеләрнең сәламәтлекләренә зыян салачакларын белә торып, әлеге кыек юлга басканнар. Наркотикларның зыянын белгәнгә күрә, яшь пар аны кулланмый. Әлеге җинаять эшен тикшереп, суд карары Павлов Кириллны 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, ә Самойлова Виктория, баласына 14 яшь тулганнан соң, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк, дип яза "Яшел Үзән" басмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев