Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өчтән ары – көч, дүртенче хөкем кырыс була

Балтач районында җәмәгать судының ике участогы эшли. Әлбәттә, авыр җинаятьләр каралмый аларда, ләкин гыйбрәтле һәм сабаклы очраклар еш тикшерелә.

Бигрәк тә гаилә әгъзалары, балаларга карата рәхимсезлек күрсәтүчеләр, аларны тәрбияләү, тәэмин итүгә тиешенчә карамаучылар эшләре зур урын алып тора. Кызганыч, күңелсез мисаллар да күп.

С. авылында  яшәүче А. һәм Р. гади авыл гаиләсе кебек. Хатын-кыз җәмгыятьтә бозаулар карый, ир заты да шул ук хуҗалыкта төрле эшләр башкаручы булып санала. Эшли дип әйтерлек түгел, чөнки эчкече ир-атның эшкә чыкмый калган чаклары да, анда салмыш килеш йөргән вакытлары күп. Моңа ирнең  исерек чакта дуамал вә бәйләнчек икәнен өстәсәк, өч балалы гаиләнең тыныч булмавы аңлашылыр. Р. ышанычсыз ата буларак полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәптә торуын, эш һәм яшәү урыннарында тискәре бәяләнүен дә әйтеп үтик.

Үтерү белән янау дигән җинаяте өчен беренче хөкемен 2019 елның июнендә ала ул. Исерек килеш котырынып китеп әтәчләнүдән узмыйча, чынлыкта, берәүгә дә зыян-зәүрәт күрсәтмәгән ир-атка җәмәгать суды җиңелчә җәза бирә, ягъни 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгели. Ләкин сәрхүш әлеге хөкемне дә үтәргә теләмәгәч яңадан суд каршына бастырыла һәм 24 көнгә колоние-поселениегә җибәрелә. Анда киткәнче тагын шундый ук җинаять кылып өлгерә, димәк, «кунактан» кайтуына ун көн дигәндә шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. Әлеге җәза хәләл җефетен үтерәм дип куркытып буарга керешкән өчен бирелә. Ләкин аны тагын бер хөкем көтә, чөнки әлеге эш судта каралган көннәрдә Р.  исерек килеш ишегалдында хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән хатыны һәм кече кызына  бәйләнә, бишенче сыйныфта укучы бала кулындагы сәнәкне тартып алып икесен дә куркуга сала. Бу юлы ул ике кешегә үтерү белән янауда гаепле дип табыла һәм бер ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителә. Шулай итеп Р. 2019 елда 119нчы маддә буенча өч тапкыр хөкем ителеп, Балтач яклары өчен рекорд куя. Шуннан соң бер елга якын тавыш-тыны ишетелми аның, ягъни вак тәртипсезлекләре өчен административ җаваплылыкка тартылгаласа да, хәтәр гамәлләр кылмый. Өйдәгеләр моны олы малай үсеп җитү белән аңлаталар, буй җиткән егет булганда әти кеше артыгын кыланмый башлады, диләр. Ләкин узган ел ноябрь аенда егет армия хезмәтенә китә, ә декабрьдә гаилә башлыгы пычаклы «кәмит» күрсәтеп куя.

Балигъ булмаган кызлары  күрше райондагы көллияттә укый, әлбәттә, ял көннәрендә туган өенә кайта һәм котылгысыз рәвештә исерек ата белән очраша. 19 декабрьдә сеңлесе, әнисе белән өйдә була ул, аш бүлмәсендә үзе генә чакта теге юньсез кайтып керә дә кунак кызга җикеренергә керешә һәм кулына пычак ала. Куркынган кыз кычкырганны ишетеп йөгереп чыккан хуҗабикә сәрхүшне коралсызландыра. Шул рәвешле, 17 яшьлек кызына үтерү белән янаган атага карата дүртенче эш кузгатыла. Быел февраль аенда узган хөкем утырышларында Р. ул көнне бер литр аракы эчтем, бернәрсә дә хәтерләмим дип гаебен танымый. Ләкин хөкемдарга исерек чагында андый гадәте булуын белдерә, чынлыкта кызына карата да шундый явызлык кылу мөмкинлегем бар дип әйтә.

Өчтән ары – көч, дигән әйтемдәгечә дүртенче хөкем мондый җинаять өчен кырыс була, ягъни җәмәгать суды аны 1 ел да 7 айга гомуми режимлы колониягә озатырга булды. Р. ның үтәлеп бетмәгән шартлы хөкеме төп рольне уйнады. Тикшерү барышында Р. га психиатрия экспертизасы да үткәрелә. Белгечләр олигофрения дигән җиңелчә чире булган ир-ат явызлыклары башлыча эчкечелек нәтиҗәсе дип белдерәләр.

(Дәвамы бар).

Фәрит ШӘРИФУЛЛИН,

Балтач районының 2 нче номерлы җәмәгать суды судьясы

https://pixabay.com/ru/photos/%d1%81%d0%b5%d0%bc%d1%8c%d1%8f-%d1%85%d0%be%d0%b4%d1%8c%d0%b1%d0%b0-%d1%81%d0%b5%d0%bb%d1%8c%d1%81%d0%ba%d0%b0%d1%8f-%d0%bc%d0%b5%d1%81%d1%82%d0%bd%d0%be%d1%81%d1%82%d1%8c-2485714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон