Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Питрәч районы мәктәбендә атыш булган?

Тикшерү бара.

Татарстанның Питрәч районы Богородское мәктәбендә баланың җәрәхәтләнү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Җинаять эше «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча кузгатылган. Тикшерү күзәтчелек ведомствосы контроленә алынган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2нче сыйныф укучысы мәктәпкә аучы сигналын хәрәкәткә китерүче җайланма алып килгән. Ул аны сыйныфташларына күрсәткәндә, җайланма очраклы рәвештә эшләп киткән.

Нәтиҗәдә, Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 8 яшьлек малайның ирене ертылган, тагын бер бала тавыш дулкыныннан вакытлыча саңгырауланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, малайларны Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре тикшергән. Шуннан соң аларны амбулатор дәвалануга өйләренә җибәргәннәр.

erid: 2Vtzqwgny8L

Вакыйга урынына Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров килгән. Тикшерү бара.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9