Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россия Президентын сайлау көне билгеләнде

Карар үз көченә кергән вакыттан, ягъни рәсми басылып чыккан көннән «сайлау кампаниясенә старт» бирелә, диде Полетаев.

Федерация Советы 2024 елның 17 мартына Россия Президентын сайлавын билгеләде. Бу карар пәнҗешәмбе палата тарафыннан кабул ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Президентын сайлауларын 2024 елның 17 мартына билгеләргә. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә», - диелә Президент сайлауларын билгеләү турындагы карарда.

Россия Федерациясе Президенты сайлауларын Россия Федерациясе Конституциясенең 102 маддәсе нигезендә билгеләү Федерация Советының вәкаләте булып тора, дип аңлатты элегрәк РИА Новостига Федерация Советының Конституцион комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Полетаев.

Карар үз көченә кергән вакыттан, ягъни рәсми басылып чыккан көннән «сайлау кампаниясенә старт» бирелә, диде Полетаев.

Президент сайлауларында күпкөнлек тавыш бирүне уздыру турындагы карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итә, диде сенатор.

Полетаев билгеләп үткәнчә, сайлаулар көне бәйрәм көне дип игълан ителми.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев