Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Табиблар хастаханәгә салудан баш тартканнан соң бер яшүсмер үлгән

Татарстан прокуроры күрсәтмәсе белән үсмернең үлем сәбәпләрен ачыклауны махсус контрольгә алганнар.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) Татарстанда табиблар Республика балалар клиник хастаханәсенә салудан баш тарткан үсмернең үлем сәбәбен ачыклый, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Социаль челтәрләрдә Казанда бер үсмернең вафат булуы турында мәгълүмат чыкты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул табибларга муены авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән, әмма медиклар аны хастаханә салудан баш тарткан. Икенче көнне ул өендә вафат булган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, биредә Осиново бистәсендә яшәгән 16 яшьлек үсмер хакында сүз бара, аңа кан тамырлары дистониясе диагнозы куйганнар һәм берничә хроник авыру тапканнар. Үсмер неврологта исәптә торган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ведомство аппаратында Татарстан прокуроры күрсәтмәсе белән үсмернең үлем сәбәпләрен ачыклауны махсус контрольгә алганнар.

erid: 2Vtzqwgny8L

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9