Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда ипотека кредиты күләме 74 процентка кимегән

2023 елда Россиядә 169,2 мең ипотека кредиты бирелгән.

Татарстан июльдә ипотека кредиты күләме буенча Россиядә бишенче урынны алды. Биш айда төбәктә 3,77 миллион уртача чек белән 8,75 миллиард сумлык шундый 2,35 мең кредит бирелгән. Шул ук вакытта, республикада килешүләр саны һәм аларның күләме кискен кимүе билгеләп үтелә. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65 һәм 74 процентка кимегән, диелә Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматында.

Бөтен ил күләмендә шундый хәл күзәтелә, бу ташламалы дәүләт программаларының бер өлеше тәмамлануы белән бәйле. Тулаем алганда, Россия банклары июльдә 292,06 миллиард сумлык 76,44 мең ипотека кредиты биргән. Ә бер елда ипотека кредитлары саны — 55 процентка, күләме 57 процентка кимегән.

Чагыштыру өчен: 2023 елда Россиядә 169,2 мең ипотека кредиты бирелгән.

Узган айда ипотека кредиты күләме буенча Мәскәү беренче урынны алган — биредә 36,7 миллиард сумлык 5,09 мең кредит бирелгән, бу июньгә караганда 65 процентка азрак. Икенче урында — Мәскәү өлкәсе, анда 20,96 миллиард сумлык 4,01 мең кредит бирелгән (68 процентка кимрәк). Өченче урында — Санкт-Петербург — 15,7 миллиард сумлык 2,94 мең кредит (68 процентка кимрәк). Беренче бишлеккә Краснодар крае да кергән, анда 9,77 миллиард сумлык 2,3 мең кредит бирелгән (70 процентка азрак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит