Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды

Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алды. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.

 2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

       Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алды. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.

Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.

"Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларныарттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлары күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалаша торган пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үттеТатарстанның Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев