Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Тупланма өлешен ничек алырга?»

Безнең язмада тулырак.

— Ирем 61 яшендә вафат булды. Аның пенсиясенең тупланма өлешен миңа бирерләрме? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар кирәк?

— Пенсиянең тупланма өлешен ничә яшь тулгач алырга була?
 

Россия Социаль фондының Казан шәһәре Киров районы бүлекчәсендә клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Мария ЕРМОЛАЕВА:
— 1953 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-атларның, 1957 елгы һәм аннан яшьрәк хатын-кызларның, пенсияләренә өстәп акча күчереп баручыларның тупланма өлеш җыела.

Әгәр кеше вафат булса, бу акчаны мирасчылары алырга хокуклы. Пенсионер исән чагында васыять итеп калдырган кешеләр тупланма өлешкә дәгъва кыла ала. Әгәр мондый гариза юк икән, варис булып туганнары санала. Беренче чиратта әти-әнисе, хатыны, ире, балалары, уллыкка алынган балалар да керә. Икенче чиратта абыйлары, сеңелләре, әбиләре, бабайлары һәм башкалар.

Берничә мирасчы булганда, акча тигез бүленә. Үлгән кеше пенсиясенең тупланма өлешен алыр өчен, вафатыннан соң 6 ай эчендә Социаль фондка йә акча җыела торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алты айдан соң мәсьәләне суд аша гына хәл итеп булачак.

Тупланма өлешне хатын-кызлар — 55, ир-атлар 60 яшь тулгач алырга хокуклы.

Тупланма өлешне алыр өчен кирәкле документлар: паспорт, вафат кеше белән туганлык җепләрен раслый торган документлар (туу, язылышу турындагы таныклыклар), үлү турындагы таныклык, мәрхүмнең дә, мөрәҗәгать итүченең дә мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы, банктагы хисап реквизитлары.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9