Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Ул беркайчан да әҗәткә акча алмый яки мин сине белмим!» (булган хәл)

Минем белән күңелсез хәлләр булмас дип бер әйтә торган түгел.

Якыннарым, дусларым мошенниклар корбаны булган чакта гел «Минем белән мондый хәл булмас» дип уйлый идем. Була икән һәм ничек кенә була икән, җәмәгать. Шушы көннәрдә минем дә телеграмм каналымны «ваттылар».

Вконтакте, ватсап буенча «Меня взломали» дигән хәбәрләрне ишетергә туры килә иде, әмма телеграммнан мондый очрак белән бер дә очрашкан юк иде.

Төшке аштан соң эшкә ул көнне бераз иртәрәк килдем. Кабинет ишеген ачып керешкә улларымнан бер-бер артлы шалтырату... Әни нәрсә булды, 13 мең акча нәрсәгә? Югалып калдым. Тиз генә аңлаша да алмадым. Китте бер-бер артлы шалтыратулар, смслар.

Рәхмәт битараф булмаган якыннарыма, хезмәттәшләремә, Казандагы коллегаларга кадәр кайгыртып смс җибәргән иде.

Тиз генә үземне кулга алып «Меня взломали»дип статусыма куярга да баш эшләмәгән. Дөнья хәлен белеп булмый бит, ышанып акча күчерүче булса... Ярый да «мин»нән 13 мең акча сорап килгән смска кайбер танышларым кебек «Ул беркайчан да әҗәткә акча алмый», «Мин сине белмим», «Сәлам, акчаң беттемени?» дип татарча язып мошенникны шаккатырсалар. Арабызда бик ышанучан кешеләр дә шактый. Ярый бу смс әниләребезгә барып ирешмәгән дим.

Танышлар, хезмәттәшләр белән сөйләшә торгач, шушы көннәрдә генә дә күпме райондашыбызның мошенник корбаны булганын ишетеп шаккаттым. Ә республика буенча андыйларның саны күпме?

Сак булыйк, җәмәгать! 

Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев