Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Вафатымнан соң, йорт кызыма күчәчәкме?»

Сорауга юрист Алсу ӘХМӘТОВА җавап бирә.

Ирем вафатыннан соң йорт документларын рәсмиләштереп тормадым. Торак болай да минем исемдә иде. Фатир алдым. Хәзер яшем 90 га якынлашып килә. Вафатымнан соң йорт, фатир автомат рәвештә бердәнбер кызым исеменә күчәрме?

Сорауга юрист Алсу ӘХМӘТОВА җавап бирә.

— Фатирны үзегезгә генә рәсмиләштергәнсез дип аңладым. Беренче чиратта бердәнбер мирасчыгыз буларак, фатир кызыгызга күчәчәк. Ә менә йорт буенча ачыклап бетерергә кирәк. Әгәр сез бердәнбер милекче, йорт сезнең исемгә генә рәсмиләштерелгән икән, закон нигезендә кызыгызга күчә. Ирегезнең дә торакта өлеше булган очракта, аның өлешен алты ай эчендә үзегезгә рәсмиләштерергә кирәк.

Ирегез вафатыннан соң алты ай узган булса, моны суд аша гына хәл итәргә мөмкин. Ирегезнең өлешен үзегезгә күчерткәч, торак тулысынча сезнең исемдә була дигән сүз. Бу вакытта йорт та, фатир да автомат рәвештә бердәнбер мирасчыгыз — кызыгызга калачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев