Хезмәт

Балтач районы

18+
Кеше һәм закон

WhatsApp аша акча урлатма

Бүген кайда гына барма, нинди генә киӊәшмәдә катнашма, барлык кеше кәрәзле телефонында «утыра». Күбесе соӊгы вакытта бик популяр булган WhatsApp сервисы аша хәбәр алыша.

Бер нинди түләүсез, чикләнмәгән санда хәбәр җибәрергә мөмкин булганлыктан, күп кеше хәзер нәкъ шуныӊ аша аралаша. Әмма, файдалану өчен акча сорамасалар да, бу очракта да алдарлар үзләренә акча туплау чараларын үзләштергәннәр. Ничек итеп?

Алдарлар, телефоннан WhatsApp аша, «Сезнеӊ исемгә интернет-кибеттә товар калдырылган, әгәр заказ бирмәгән булсагыз һәм бу хәбәр ялгышлык белән киткән булса, шушы номер белән банкныӊ куркынычсызлык хезмәте белән элемтәгә керегез», дигән хәбәр килә.

Күп кеше бу хәбәргә ышанып, товар алырга уйламыйм, дип бирелгән номер буенча шалтыратырга тотына һәм алдакчыларныӊ үзләренә үк килеп эләгә. Элемтәгә кергән алдакчылар нинди генә юл белән булса да, мтаур сөйләшеп, сезнеӊ банк картасы номерларын яисә шәхси кабинетка керү мөмкинлеген белергә омтылалар.
Сез беркемгә дә шалтыратырга бурычлы түгел!
Килгән хәбәрне бетерергә яисә инде хокук саклау органнарына җиткерергә кирәк.
Алданмагыз!
«Комсомольская Правда» газетасы материаллары файдаланып язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250