Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янә мәктәптә атыш оештырганнар: бу юлы 6 нчы сыйныф укучысы

Пермь краеның Сарс бистәсендә 6 нчы сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган.

Вакыйга Пермь өлкәсенең Сарс бистәсендә булган. Анда 6 нчы сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган. Шөкер, зыян күрүчеләр юк.

Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә: «Бүген 8:00 (Мәскәү вакыты белән 06:00) Пермь краеның Октябрь шәһәр округы полиция бүлегенә балигъ булмаган балаларның мәктәптә утлы коралдан диварга һәм түшәмгә аткан дип хәбәр килә. Фаҗига нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Яшүсмер тоткарланган. Ул шул мәктәптәнең алтынчы сыйныф укучысы булып чыга. Аның гамәлләренең сәбәпләре һәм корал сатып алу чыганагы билгеләнә».

Атыш оештырганда мәктәптә башка балалар булмаган, вахтерша гына булган. Укучы бала бер тапкыр түшәмгә аткан. аны мәктәп директоры тынычландырган, коралын алган һәм кабинетына алып кереп киткән дигән мәгълумат бар. Шулай ук бала атасының ау мылтыгын урлап алып чыккан дигән версия дә бар.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәптә атыш оештырганнар