Яшел Үзәндә кырыгалдар эш эзләгән пенсионер хатын-кызны төп башына утырткан
Мошенник корбанын Интернет челтәрендә эзләп тапкан
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ").
Җинаятькә ярты сәгать кала 59 яшьлек хатын-кыз Интернет челтәрендә эш эзләве турында игълан элә. Ул бала караучы булып урнашырга ниятли. Игълан буенча шалтыраткан ир-ат үзен Виктор Александрович дип таныштыра. Ул үзенең район администрациясендә эшләве, вакыты тыгыз булуы сәбәпле, бала караучының кичкә кадәр аның 5 яшьлек кызы белән утырып торуын теләве турында әйтә. Кызны аның эш урыныннан - администрация бинасыннан алырга кирәк була.
Пенсионер хатын-кыз ризалаша һәм алар күрешергә сүз куеша. Әмма билгеләнгән сәгатьтә әлеге урында берәү дә булмый. Шулай да, "Виктор Александрович" шалтыратып, соңга калуы турында әйтә һәм акчаның бер өлешен алдан түләргә тәкъдим итә. Хатын-кыз баш тартырга тели, тик кырыгалдарның командалы тоны аны күндерә. Пенсионер "кырыс җитәкче"нең басымына бирешә һәм администрация бинасындагы банкомат янына килә. Шалтыратучының күрсәтмәсе буенча, ул аңа банк картасының номерын әйтә һәм саннар комбинациясен җыя. Бер мизгелдә банкомат паспорт мәгълүматларын кертүне таләп итә. Хатын-кыз моны да эшли. Озак вакыт үтмәстән, аның телефонына банк счетыннан акча салдырылуы турында СМС-хәбәрләр килә башлый. Шикләнеп, пенсионер администрациядә "Виктор Александрович"ны эзләргә тотына, ләкин хезмәткәрләр исемлегендә андый исемле кеше булмавы ачыклана.
Кырыгалдар корбаны булуын аңлап, ул банк бүлегенә мөрәҗәгать итә. Анда хатын-кызга барысын да аңлатып бирәләр. Баксаң, ул явыз ниятлегә үзенең "шәхси кабинет"ы һәм "мобиль банк"ына керү мөмкинлеге биргән. Шул рәвешле, мошенниклар пенсионерның банк счетыннан 4 мең сум акча салдырган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре кырыгалдарның кемлеген һәм кайдалыгын ачыклый, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
http://tat.tatar-inform.ru/
Фото: http://kata.im/files/img/posts/full/092013/cIULAoX0Oik.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев