Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

10 нчы Россия Федераль салым хезмәте районара идарәсе » салым түләүче – физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә!

Теләге булган һәркем Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын үтә алачак.

«Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара идарәсе» салым түләүчеләр — физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәрен үткәрә!

  • 2023 елның 19 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
  • 2023 елның 26 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

Чара кысаларында теләге булган һәркем 2023 елда милек салымнары, физик затларның керемнәренә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак.

Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиешлеге, нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар конкрет муниципаль берәмлектә кулланыла, шулай ук гражданнарның салым темасына кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәкләре турында җентекләп сөйләячәкләр.

Теләге булган һәркем Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын үтә алачак. Шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

Салым хезмәте хезмәткәрләре салым хәбәрнамәләрен үтәү мәсьәләләре, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервислары буенча махсус салым түләүчеләр өчен семинарлар үткәрәчәк. Семинарларны үткәрү вакыты һәм урыны: инспекция залында 10.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев