Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

10 яшьлек мәктәп укучылары үле килеш табылган

Рецидивист аларны гаражлар артында көчләгән һәм буып үтергән.

7 сентябрьдә, Кемеров өлкәсенең Киселевск шәһәрендә 10 яшьлек ике укучы кызның мәетләре табылган. Шикләнелүче хокук сакчыларына ике укучыны үтерүдә гаебен таныган һәм кулга алынган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Шикләнелүче ир полицейскийларга кызларны көчләвен һәм буып үтерүен белдергән. Шулай ук ул җинаять  урынын да күрсәткән. Ир кызларга көнбагыш һәм газлы су сатып алып биргән.

- Күгәрченнәрне ашаттылар да өйләренә кайтып киттеләр. Мин дә алар артыннан киттем, - дигән ир.

Кызларның мәетләрен 7 сентябрь көнне мәктәптән ерак түгел, урман полосасында табып алалар. Шикләнелүче баштан үз гаебен танымаган, ә аннары балаларны ничек үтерүе турында сөйләп биргән.

Шикләнелүченең эзенә төшергә видеокамералар ярдәм итә. Моңарчы 41 яшьлек ир-ат "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе төрмәдә утырып чыккан. Аны ике ел элек азат иткәннәр. Шуннан бирле ир-ат берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартыла.

10 яшьлек укучы кызлар 6 сентябрь көнне иртәнге сигездә мәктәпкә чыгып китә һәм өйләренә кире әйләнеп кайтмыйлар.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять бала үлгән