Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

13 яшьлек үсмер инсульт кичергән

Әлеге хәл 16 ноябрьгә каршы төндә булган. Малай бик каты башы авыртудан уянып киткән.

Алабугада 13 яшьлек Динарга, баш миендәге кан тамыры бүлтәйгән урыныннан (аневризма дип атала) өзелеп, инсульт булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Әлеге хәл 16 ноябрьгә каршы төндә булган. Малай бик каты башы авыртудан уянып киткән. Әмма, кычкырып, ярдәмгә чакырудан гайре, берни аңлата алмаган. Динарны башта Алабуга хастаханәсендә тикшергәннәр.

Аннан соң Чаллыга алып киткәннәр. Биредә МРТ тикшерүе малайның баш миенә кан сауганлыгын күрсәткән.
Табиблар әйтүенчә, Динарның баш миендәге кан тамыры тумыштан ук бүлтәйгән булса кирәк. Шуның өзелүе сәбәпле инсульт булган. Малай ашыгыч төстә балалар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Бик сирәк очрак (өч миллион кешедән берсенә генә туры килә) булуын исәпкә алып, РКБдан да кан тамырлары хирурглары чакыртылган. Тамырда бүлтәеп чыккан “шарчык”ның диаметры 5 мм тәшкил иткән. Хирурглар әйтүенчә, бала өчен алагаем зур бу. Табиблар аны платинадан эшләнгән махсус спираль белән томалаган. Хәзер кан аневризмага кертми.

Операция уңышлы узган. Шөкер, Динарның хәле көннән-көн яхшыра.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9