Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

17 яшьлек җайдак кыз һәлак булган (видео)

Янәшәдән узып баручы йөк машинасыннан куркып, ат кызны КАМАЗ каршына атып бәрә.

Татарстанның Тукай районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтенең видеосы «Татар-информ» агентлыгы карамагында барлыкка килде.

Янәшәдән узып баручы йөк машинасыннан куркып, ат кызны КАМАЗ каршына атып бәрә.

Кадрларда атларның берсе, янәшәдән узып баручы КАМАЗ машинасыннан өркеп, җайдагын төшереп калдыруы күренә. Нәтиҗәдә, кыз йөк автомобиле астына килеп кергән.

Искәртеп узабыз, йөк машинасы каршына шулай ук авария утларын кабызган җиңел автомобиль дә хәрәкәт иткән.

«Татар-информ» агентлыгының Чаллыдагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин белдергәнчә, фаҗига М7 автомобиль юлының 4нче километрында, Яңа бистә янында булган. Йөк автомобиленең үсмер кызны бәрдерүе турында хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә кичке дүрттә килгән. Нәтиҗәдә, 17 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Һәлак булган кызның әнисе аның атка атланып йөрергә яратуы хакында сөйләде. Ул шулай ук атның үзләренеке булуын да әйтте.

Йөк машинасының 39 яшьлек йөртүчесе сүзләренчә, ул үз полосасыннан хәрәкәт иткән, тизлеген арттырмаган. Ир-ат атка атланган кешенең аңа таба хәрәкәт итүен күргән. Атның җайдагын кисәк кенә алып ыргыткач, машина йөртүче моңа реакция белдерергә өлгермәгән һәм кызны таптаткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9