Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

18 яшькә кадәрге балалары булганнарга 15 мең сум акча бирергә әзерләнәләр

Проект хупланган очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Дәүләт Думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр. Бу хакта «Российская азета» яза.

Пособиене Россия гражданлыгына ия булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле депутатлар мәктәпкә җыену чорында гаиләләргә ярдәм итәргә өметләнә. Түләү, инфляциядән чыгып, 1 февральдән һәр ай саен индексацияләнәчәк. Бу исә акчаның бәясен җуймау мөмкинлеге бирәчәк.

Ата-аналарга әлеге түләүне алу өчен 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Закон проекты әлегә — карап тикшерү стадиясендә. Хөкүмәттә әйтүләренчә, аңа өстәмәләр кирәк. Проект хупланган очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев