Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2025 елда ана капиталының күләме билгеле булды

Ана капиталының күләме беренче балага – 677 мең, әгәр гаилә беренче сабый туганнан соң ярдәмне алмаган булса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәчәк.

2025 елда ана капиталы күләме беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сумга арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде.

«Агымдагы елга карата үсеш беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы акчасыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланыр дип уйлыйбыз», - диде министр, Дәүләт Думасында ясаган чыгышында.

Ул февраль аеннан ана капиталының чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәген искәртте.

Димәк, ана капиталының күләме беренче балага – 677 мең, әгәр гаилә беренче сабый туганнан соң ярдәмне алмаган булса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәчәк, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев