Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

8 Март хөрмәтенә оештырылган бәйрәм табыны фаҗига белән тәмамланган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары 34 яшьлек иргә карата «кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан

Тикшерү фаразлары буенча, 8 мартта шикләнелүче 30 яшьлек танышын кунакка чакырган. Кәеф-сафа корып утырганда ир-атлар арасында низаг чыккан. Ярсыган хуҗа кунагының муенына һәм бөеренә кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр, аңа вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгән.

Шикләнелүче күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Аны сак астына алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9