«80 яшьтән соң пенсия бөтен кешегә дә артамы?»
Сорауга Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирә.
— Мин — I төркем инвалиды. Июльдә 80 яшь тулды. 80 яшь тулганнан соң, пенсия ике тапкыр арта дип укыдым. Димәк, мин дә күбрәк акча ала башлаячакмынмы? Моның өчен пенсия бүлегенә гариза тапшырырга кирәкме? Күршемнең пенсиясе, 80 яшь тулгач, төгәл ике мәртәбә артмады. Ни өчен шулай икән?
Мәдинә апа.
Сорауга Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирә.
— Беренчедән, 80 яшь тулгач, пенсиянең фиксацияләнгән өлеше генә ике тапкыр арта. Әйтик, 2023 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән түләү күләме — 7567 сум 33 тиен. Димәк, иминият пенсиясен алучыларның акчасы 80 яшьтән соң 15 134 сум 66 тиенгә җитәчәк дигән сүз. 80 яшь тулгач, пенсия арттыруны сорап, гариза язарга кирәкми. Социаль фонд моны автомат рәвештә исәпләячәк.
Инвалидлык буенча яки социаль пенсия алучыларның акчасы 80 яшь тулгач артмый. Сезнең очракта да, I төркем инвалиды буларак пенсиягез 80 яшь тулгач үзгәрешсез калачак. Чөнки аларга инвалидлык бирелүгә үк фиксация түләвенең икеләтелгән суммасы билгеләнә. Аның каравы сез, 80 яшь тулганнан соң, өлкән яшьтәге кешене тәрбияләгән өчен каралган 1200 сумлык субсидияне алырга хокуклы. Ул ай саен пенсиягә кушылып киләчәк. Моның өчен беркайда да эшләмәүче кешене тәрбияче итеп теркәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев