Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аерылышу 8 тапкыр кыйммәткә төшәчәк

Россия Финанс министрлыгы никахны өзгән өчен пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итте.

Бу хакта «РБК»хәбәр итә. Тиешле тәкъдимнәр 20 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән масштаблы салым закон проектына төзәтмәләр проектына кертелде.

Яңалык 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип фаразлана. Төзәтмәләр ведомстволарга килештерү өчен җибәрелгән.

Никахны өзгән өчен пошлинаны 650 сумнан 5 мең сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. Сүз уртак балигъ булмаган балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалык белән аерылышу очраклары, шулай ук суд аша аерылышу очраклары турында бара.

Исем үзгәртергә теләүчеләр өчен дә киләчәктә  1600 сум урынына 5000 сум түләргә туры килергә мөмкин.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев