Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җайлы ысул белән акча эшләп буламы?

Интернет челтәрләрендә еш кына җайлы ысул белән акча эшләргә өйрәтәбез дигән белдерүләр күрергә була. Моның өчен ни бары вакыт, теләк һәм телефон гына булу зарур дип тә языла әле аларда.

Белмим, мондый белдерүләргә ничек ышанып буладыр, инде кырыкалдарларның ягъни мошенниклар-ның төрле ысуллар белән кешеләрнең акчаларын урлаулары турында язып торсак та, бушлай сырга ышанып, капкынга эләгүчеләр әле дә табылып тора.


10 июльдән алып 7 август аралыгында өч райондашыбыз кырыкалдарлар кармагына эләгәләр һәм хәйран зур суммаларда акчаларын югалталар. 


1958 елгы райондашыбыз Т. район эчке эшләр бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә, анда ул июль аеның башында миңа акча кирәк булды, балаларыма ипотека кредитларын ябарга ярдәм итәргә теләгән идем һәм өстәмә керем бирерлек белдерүләр эзләп, интернетта утыра башладым, дип аңлата.11 июль көнне ул инвестицияләр турындагы бер мәгълүматка тап була һәм шунда күрсәтелгән номерга шалтырата. Телефоннан Константин исемле ир-ат җавап бирә, үзенең брокер булуын һәм биржаларда акча эшләвен әйтә һәм Т. га да шул юл белән акча эшләүне тәкъдим итә. Райондашыбыз күпмедер уйлаганнан соң ризалаша һәм Константин икенче көнне аңа шалтыратып, барлык нечкәлекләрен дә аңлата. 13 июльдә инде райондашыбызга ватсап аша Алексей дигән ир-ат шалтыратып, ул әйткән банк счетына акча күчерергә кирәклеген әйтә. Райондашыбыз берничә көн дәвамында төрле күләмдә суммалар күчереп, 820 мең сумын югалтканнан соң гына кемнәр кулына эләккәнен аңлап ала. Кызганыч, бу акчаларны табу һәм кире кайтаруны мөмкин эш дип атап та булмый.


Икенче очракны карап үтик. 1967 елгы райондашыбыз Ш. социаль челтәрдәге битендә утырган чакта бер регистрация үткән өчен генә дә 170 мең сум акча отып булганын күреп, кызыксынып китә. Ләкин, акчалар аңа җайлы гына бирелми, аның белән берничә кеше хәбәргә чыгып, акчаларны ничек эшләргә кирәклеген өйрәтәләр, шул ук вакытта үзенең дә акча күчерергә тиешлеген ассызыклыйлар. Райондашыбыз бер мең сумнан күчерә башлый, картасында акча беткәч, кредит рәсмиләштерә һәм шуннан соң гына ул кемнәр белән эш иткәнен аңлый, ләкин 565 мең сум акчасыннан колак кага.


Өченче очрак. 1990 елгы райондашыбыз А. ның ватсабына онлайн эшкә кешеләр җыябыз, дигән хәбәр килеп ирешә. А. аны күрә һәм нинди эш булуы турында кызыксынып, сорап җибәрә. Җавап озак көттерми, райондашыбызны сату-алу өлкәсенә җайлы гына алып кереп китәләр. Ул товарны юнь бәядән генә сатып ала, ә аның белән аралашучылар аны аннан кыйммәткәрәк сатып ала һәм акчаны А. ның картасына күчерә. Райондашыбыз шуның кадәр мавыгып китә ки, 718 мең 850 сум акчасын югалткач кына ул мошенниклар кулына эләккәнен аңлый, ләкин артка инде юл булмый. 
Хөрмәтле райондашлар, бу өч очрак та Балтач районы кешеләре белән килеп чыккан, аларның яшьләре дә әллә ни олы түгел. Күргәнегезчә, һәркайсында шактый зур суммалар. Ә агымдагы елда барлыгы шундый 24 җинаять кылынган, китерелгән зыян күләме — 8,5 миллион сум. Шуңа күрә җайлы ысул белән акча эшләүне эзләмәгез, булганын да югалтачагыгызны онытмагыз!


Язманы газета өчен район прокуроры урынбасары Гөлнара Галиуллина белән Зәлия Фәйзрахманова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше һәм закон