Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Акны карадан аеру яки үз хокукларыбызны беләбезме?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарындагы территориаль бүлеге хезмәткәре Фәния Сабирова һәм Балтач муниципаль районының икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов күпфункцияле үзәкнең Балтач районындагы филиалында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлату йөзеннән чара үткәрде. Халыкны хокукый яктан акны карадан аерырга өйрәтү төп максатка әйләнде.

Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендә товарның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, аерым товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар, аларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе турында фикер алыштылар. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турындагы буклетлар да таратылды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокукын яклау