Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алган товарны кире кайтаруның берничә юлы бар

Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек сатып алучылар товарны сатып алганнан соң, чекларын югалталар яки ташлыйлар. Әмма ...

Тынгысыз заманда яшибез. Ашыгабыз, чабабыз, кайвакыт ни өчен шулай кызулаганны аңлап та җиткермибез.

Кызганычка каршы, ашыгу сәбәпле кайчак кирәксез товарлар да сатып алгалыйбыз. Ахырдан гына, аның кирәксезлеген аңлап янәдән кибеткә ашыгабыз. Баксаң, кулда чек та юк икән. Кибеттә сатып алынган товарны чек булмаганда ничек кире кайтарырга?

Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек сатып алучылар товарны сатып алганнан соң, чекларын югалталар яки ташлыйлар. Әмма тиздән товарның нинди дә булса параметрлар буенча туры килмәвен яки анда җитешсезлекләр барлыгын ачыклана. Һәм сатып алучы кибеткә мөрәҗәгать иткәндә сатып алучы еш кына товарны сатып алуны раслаучы документлар булмау сәбәпле кабул итүдән баш тарта. Бу вакытта нишләргә?

Әлеге сорауга җавап табар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесенә Ләйсән Абдуллинага мөрәҗагать иттек.

— Мондый очракларда касса чегы булмау кулланучыга товарны кире кайтарудан баш тарту өчен нигез булып тора алмый, аны сатып алуның башка дәлилләренә, шул исәптән таныклык күрсәтмәләренә («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 18 һәм 25 маддәләре, Россия Федерациясе Граждан кодексының 493 маддәсе) сылтама ясау хокукыннан мәхрүм итмәвен белү һәм аңлау мөһим.

— Алайса сатып алуга нәрсәләр дәлил булырга мөмкин соң?

— Беренчедән, әгәр сатып алу акчасыз юл белән түләнгән икән, сатып алучының авторизация һәм транзакция ясау турында банк счетыннан өземтә, түләү алучы, дебет һәм кредит операцияләре нәтиҗәләре һ.б. күрсәтү, шулай ук электрон яки акчасыз исәп-хисапларда акча күчерүне раслаучы башка документлар (Россия Федерациясе Югары Суды Пленумының 28.06.2012 елның 17 номерлы карарының 43 пункты) дәлил була ала.

Банкка мөрәҗәгать итеп вакытны сарыф итмәс өчен, сатучыдан электрон чекны хат яки смска белән җибәрүләрен сорарга да була — мондый чек «янмый» һәм югалмый.

Шул рәвешле җибәрелгән чек сурәт, pdf-документ, дата, вакыт һәм сатып алу суммасы күрсәтелгән сылтамалар рәвешендә күрсәтелә ала. Сатып алучыга бу сылтамага басу да җитә һәм чекның электрон версиясе чыга. Мондый чекны телефон хәтерендә сакларга һәм кирәк булганда, мәсәлән, товарны кире кайтарганда сатып алуның электрон раславын бирергә мөмкин.

Икенчедән, сатып алучы товарны кулдагы акча белән түләсә, кәгазь чек ташланган булса, ә электрон чек булмаса, кибеттә сатып алу турында мәгълүмат эзләү (чекны торгызу) турында сорашырга була. Шулай ук товарны сатып алуга дәлил сыйфатында кибетнең сатып алу белән бәйле документлардагы тамгалары: гарантия талоны, җиһаз паспорты яки эксплуатацияләү буенча инструкция дә ярдәм итәргә мөмкин.

Шуны да әйтәсе килә, сатып алу турында мәгълүмат дисконт картада теркәлергә мөмкин, аның мәгълүматларын кибет сайтында яки сатучы базасында шәхси кабинетта карарга була. Тагын бер очрак, шаһитләр күрсәтмәләре дә дәлил була ала, шулай ук бу вакытта сатып алучы белән бергә булган туганы, дусты, иптәше дә моны расларга мөмкин.

— Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев