Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алсу Сафина: “Район Пенсия фонды идарәсенә килү мәҗбүри”

Хөкүмәт яшь ярымга кадәр бала карау чорына пенсия исәпләүгә үзгәрешләр кертте. Әгәр элек бу чор эшләгән хатын-кызның стажына кертелсә, хәзер аны иминиятләштерелмәгән чорга алыштырырга һәм баллар белән исәпләп карарга мөмкинлек тудырылды.

Әлеге үзгәрешләр буенча редакциябезгә хат килеп төште:

"Пенсионерларнын акчаларын үзгәртергә балаларның таныклыклары белән килергә кирәк, моны район Пенсия фонды идарәсенә бармыйча интернет аша гына эшләп булмыймы?"

Без исә әлеге сорауны Балтач Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафинага юлладык.

- Бу мөмкин эш түгел. Шәхси кабинеты булганнар гаризаны электрон рәвештә бирә ала, әмма барыбер документлар белән идарәгә килергә кирәк булачак, - дип җавап бирде Алсу Сәяфовна.

Балтач Пенсия фонды идарәсе алдан язылу белән эшли, шуңа да иң беренче эш итеп язылырга, идарәгә килеп, гариза бирергә кирәк. Үзең белән бергә паспорт, СНИЛС, барлык балаларның туу турындагы таныклыгын алып килергә кирәк, аларда инде балаларга паспорт бирелү турында билге салынган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250