Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиядә хезмәт итү вакыты озайтылачак. Кемнәргә?

Дәүләт Думасы әле яңа гына Россия гражданлыгын алган кешеләр өчен армиядә ике еллык хезмәт кертергә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Думасы Советында мигрантларны хәрби учетка куюга кагылышлы инициатива әзерләргә тәкъдим итте. Ул моны үзенең урынбасары Ирина Яроваяга, оборона комитеты рәисе Андрей Картаполовка, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вяткинга һәм Мәгълүмат сәясәте комитеты Александр Хинштейнга йөкләде, дип яза «Шәһри Казан»

Россия гражданлыгына кабул итү шарты Россия гражданины паспортын алу белән бер үк вакытта узачак хәрби исәпкә куелу булырга мөмкин дип күздә тотыла. Моннан тыш, РФнең яңа гражданнары өчен армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттырырга мөмкиннәр, шулай ук аларга хәрби хезмәткә чакырылу яшен дә арттырырга мөмкиннәр.

Тиешле төзәтмәне язгы сессия ахырына кадәр карау планлаштырыла, дип хәбәр итә Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9