Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиягә барудан баш тарткан өчен...

Искәртик, Дәүләт Думасына тугач та бирелгән гражданлыктан авыр җинаятьләр өчен мәхрүм итү турындагы закон проектын керттеләр, алар арасында армияне дискредитацияләү дә бар.

Армиягә барудан баш тарткан өчен гражданлыктан мәхрүм итү турында закон проекты әзерләнде

Россиядә армиядә хезмәт итүдән баш тартучыларны гражданлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасында шул закон проектын караячаклар. Документ Дума базасында чыкты.

Парламентарийларга документны Дәүләт Думасында КПРФ партиясе депутаты Михаил Матвеев тәкъдим итте. Гражданлыктан мәхрүм итү сәбәпләре арасында ашыгыч хезмәттән генә түгел, ә мобилизациядән баш тарту очраклары да атала. Документ кабул ителгән очракта җәза хәрби исәпкә кую срогы чыкканнарга да яный.

Проектны әзерләүчеләр аңлатма язуында белдергәнчә, ул беренче чиратта Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләренә юнәлтелгән, алар хәрби исәпкә басмый.

Искәртик, Дәүләт Думасына тугач та бирелгән гражданлыктан авыр җинаятьләр өчен мәхрүм итү турындагы закон проектын керттеләр, алар арасында армияне дискредитацияләү дә бар. Ләкин соңрак документны эшләүче дүрт сенаторның өчесе дә үз имзаларын алды. Хәзер Россиядә алынган гражданлыкка карата шундый ук закон гамәлдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев