Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиягә чакырылачак егетләргә берьюлы ике повестка киләчәк. Моннан куркырга кирәкме?

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картополов әйтүенчә, ике документның да эчтәлеге берүк.

Язгы чакырылыш чорында армиягә чакырылачак егетләргә берьюлы ике повестка — кәгазь һәм электрон документ килергә мөмкин.

Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картополов кисәткән, дип яза «РИА Новости» агентлыгы.

Военкоматка кәгазь повестка белән генә килергә кирәк, дип тә искәрткәннәр. «Берьюлы ике повестка килергә мөмкин. Моннан куркырга кирәкми», — дигән Андрей Картополов.

Ул шунысын да искәрткән: мондый очракта, военкоматка кәгазь повестка белән килергә кирәк. Депутат әйтүенчә, ике документның да эчтәлеге берүк.

Билгеле булганча, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Язгы чакырылышта Татарстаннан 3,5 меңгә якын егетне хәрби хезмәткә чакыру күздә тотыла.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев