Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әтнәдә эт йөкле хатынның йөзен талаган

Эт агрессияне законлы рәвештә күрсәткән: ул хуҗасының милкен һәм аның баласын саклаган, дип саный кинолог.

Республика клиник хастаханәсе хирургларына 36 яшьлек йөкле хатынның йөзен өлешләп җыярга туры килә. Әлеге хатынга эт ташланган була, дип яза "Республика Татарстан«да Лика Исаева яза.

Федераль матбугат чараларында да сөйләнгән бу кыргый вакыйганы башта, Казан янындагы хуҗасыз этләр приютында булган, дип хәбәр иткәннәр иде. Әмма, «РТ» хәбәрчесе ачыклаганча, чынлыкта канлы драма Әтнә районының шәхси йортларының берсендә була. Зыян күрүче анда хуҗалыкта ярдәмче булып эшләгән.

Йөклелекнең 32нче атнасында булган хатын-кызны, йөзендә авыр җәрәхәтләр белән, 7 октябрьдә "ашыгыч ярдәм«дә республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның яңагы, ияге өзгәләнгән була, аскы иреннәре юк. Йөкле хатын эт һөҗүменең корбаны була.

Республика клиник хастаханәсе яңак-йөз хирургы Руслан Таһиров һәм оториноларинголог Алексей Васильев тырышлыгы белән, ханым кабат йөз-биткә ия була: пластик операцияне табиблар, оста итеп, пациентның үз тукымалары белән ясый. Үз чиратында, акушер-гинекологлар йөклелекнең сакланып калуына һәм ана карынындагы баланың сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамавына инана.

Күрәсең, бу вакыйгадан соң ханым үзе авыр хәлдә булганга һәм берни дә аңлата алмаганга күрә, гадәттән тыш хәл шартлары озак вакыт ачыкланмаган килеш кала. Фаразларның берсе буенча, йөкле хатын ире белән ял көнендә хуҗасыз хайваннар приютына барырга карар кыла (күп кенә шундый приютлар ирекле ярдәмчеләргә бик шат) һәм этләрнең берсен сыйпар өчен вольерга керә, ә тегесе аңа ташлана һәм йөзен ерта. Икенче версия буенча, драма шәхси питомникта килеп чыга, анда йөкле хатынга сугышчы эт ташлана.

Әмма хокук саклау органнарындагы чыганаклар хәбәр иткәнчә, вакыйгалар чынлыкта башкачарак булган. Зыян күрүче Әтнә районында күршесенең шәхси йортында мал карый. Ишегалдында ул карый-тәрбияли торган төрле маллар булган. Өйдә эт тә тотканнар. Фаҗига буласы көнне хуҗабикә, 4 яшьлек баласын өйдә калдырып, кыска вакытка китеп бара, бу хатын ишегалдында эшли. Бервакыт ул, су эчәсе килеп, бала һәм зур эт калган өйгә керә. Ахыры — бик аяныч.

Әлеге куркыныч очракка аңлатма бирүен сорап, профессиональ кинолог, Татарстан Спорт-гамәли этләр үстерү федерациясе җитәкчесе Олег Пырковка мөрәҗәгать иттек.

— Бу очракта эт агрессияне законлы рәвештә күрсәткән: ул хуҗасының милкен һәм аның баласын саклаган. Йортка чит кеше кергән, ә эт өчен хуҗасы булмаган кеше — чит кеше, һәм хайван үзен тиешенчә тоткан. Шуңа күрә бу очракта эт гаепле түгел, — дип саный кинолог. — Ул үзеннән таләп ителгәнне эшләгән — йортны яклаган һәм саклаган.

«РТ» ачыклаганча, күршесе эте һөҗүм итү факты буенча зыян күргән ханымнан полициягә гариза кермәгән. Хокук саклау органнары җинаять эше кузгату өчен нигез тапмаган, чөнки бу вакыйга гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр яссылыгында дип карар кылганнар.

Эт хуҗасы йөкле ярдәмчесен дәвалау чыгымнарын үз өстенә алган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев