Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Атнаныӊ беренче көнендә районның террорга каршы комиссия утырышы булды

Утырышта комиссия вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек мөдирләре, аерым чакырылган иптәшләр катнашты.

Күптән түгел Кукмара районында яшьүсмер катнашында башка сыймаслык, фаҗигале хәл күпләрне тетрәндерде. Дини сөрем белән агуланган, үзенеӊ ни эшләвенә тулы бәя бирә белмәгән егетнеӊ полиция бүлегенә яндыргыч матдә тутырырган шешә ташлавы,  хокук саклау вәкилләренә һөҗүм итү һәм аларныӊ корал кулланырга мәҗбүр булуы турында матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә күп яктыртылды.

- Элегрәк без салафитлар, ваһһабчылар  дип сирәк кенә ишетеп белә идек. Хәзер исә әлеге афәт тамыр җәя.  Районыбызда районда дини эшчәнлек контрольдә, әмма бу тынычланырга ирек бирми, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Ул, барыннан да бигрәк социаль яклауга мохтаҗ, аерым очракларда өйләрендә белем һәм тәрбия алучы балаларга игътибар бирү кирәклеген искә төшерде.

Чыгыш ясаучылар гаиләдә һәм мәктәптә укыту-тәрбия бирү мәсьәләренә тукталдылар. Шулай ук районга читтән кайтып төпләнүчеләргә аерым игътибар бирү кирәклегенә басым ясалды. Бу очракта, авылларда йорт сатып алучылар турында хәбәрдәр булганнар җирле үзидарә органнарына вакытында хәбәр итсенәр иде, дигән тәкъдим яӊгырады.

Утырышта яшьләр һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрне барлау, социаль челтәрдәге катгый тыелган төркемнәргә теркәлүчеләрне ачыклау һәм алар өчен аерым чаралар күрү мәсьәләседә күтәрелде.

Утырышта әйтелгән фикерләр һәм күтәрелгән проблемалар террорчылыкка каршы комиссиянең эш планына алынды.

Хөрмәтле райондашлар! Нинди дә булса шикле хәлгә тап булсагыз, тиз арада үзегезнеӊ полиция участок вәкилләренә, җирле үзидарәгә яисә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 112, 02, 2-43-46, 8(843) 231 45 55.

 

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы