Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала карау өчен пособие 100 мең сумга кадәр диярлек җитәчәк?

Агымдагы 2024 елда яшь ярымга кадәрге балага түләнә торган пособиенең максималь күләме 49 мең сумнан артык.

Россиядә яшь ярымга кадәрге бала карауга түләнә торган пособиенең максималь күләме 2027 елда якынча 97 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«2025 елда түләүнең максималь суммасы аена 69 мең сум, 2026 елда 83 мең сум, 2027 елда 97 мең сумга якын була», — дип билгеләде министр, «Бердәм Россия» партиясе программа комиссиясе утырышында чыгыш ясаганда.

РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә быелдан социаль ярдәм чараларын илнең барлык төбәкләрендә дә тигез билгеләү өчен күп балалы гаилә бердәм статусы кертелде. Шул ук вакытта Федерациянең 39 субъектында ярдәм чаралары мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча билгеләнә.

Агымдагы 2024 елда яшь ярымга кадәрге балага түләнә торган пособиенең максималь күләме 49 мең сумнан артык.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие

erid: 2VtzqwTSgT9