Бала хокуклары – көн үзәгендә
Кызганычка каршы, кайчакта балаларның гына түгел, ата-аналарның да тәртипләрен тикшерергә туры килә.
Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 2006 елның 14 февраленнән бирле эшләп килә һәм аның составына 16 кешедән торган профилактика сис-темасы органнары һәм учреждениеләре керә, комиссия рәисе – Илһам Гайнетдинов. Һәр утырыш прокуратура вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелә. Комиссиянең төп бурычлары – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу. Комиссия 2022 елның 11 аена 24 утырыш үткәрде. Барлыгы 137 административ материал, шулар эчендә ата - аналарга карата – 101, яшүсмер балаларга карата – 25, башка гражданнарга карата 11 эш каралды. Алда әйтеп кителгән административ материаллар төзелүнең төп сәбәпләре: яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөрүләре, спиртлы эчемлекләр кулланулары, һ.б.
Кызганычка каршы, кайчакта балаларның гына түгел, ата-аналарның да тәртипләрен тикшерергә туры килә. 2022 елның 10 декабренә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр арасында 10 гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда 24 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Комиссия һәр ай саен төнге рейдлар графигы төзи, быел шундый 49 төнге рейд үткәрелде.
Балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау максатыннан, комиссия карары буенча Балтач район судында ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында 2 үтенеч язуы каралды, шуның берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, икенчесе чикләү турында карар кабул ителде.
Шулай ук җаваплы сәркатип һәм комиссия белгече тарафыннан 10 – гомуми белем бирү оешмасының эшчәнлеге, 25 – мәктәптә үтә торган түгәрәкләр, 26 су коену урыннары тикшерелде. Ачыкланган хаталар төзәтелде.
Районда җәйге каникуллар чорында балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү, шулай ук аларга ярдәм итүче сәбәпләрне һәм шартларны бетерү, хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, «Яшүсмер-2022» ведомствоара профилактик операциясе үткәрелде.
«Романтик» балалар сәламәтләндерү үзәгендә, шулай ук мәктәп яны лагерьларында ял итүче балигъ булмаганнар белән хокукый темага чыгышлар, викториналар оештырылды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге карамагындагы учреждениеләр тарафыннан җәйге чорда 150 чара уздырылды. Бу чараларга 3 меңгә якын бала катнашты. Август аенда опека һәм попечительлек секторы яшьләр бүлеге белән берлектә «Сабантуй» ял паркында ятим балалар, ата - ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Сөйкемле җәй» дип исемләнгән чара оештырылды.
2022 елның июль аенда «Галактика балалары» чатыр лагеренда 10 бала катнашты. «Берсут» сәламәтләндерү лагерында 20 бала ял итеп кайтты.
«Яшүсмер – 2022» операциясен үткәрү чорында профилактик исәптә торучы 12 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылды. Җәйге чорда районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша барлыгы 218 балигъ булмаган бала эшкә урнашкан. Шулар арасында «ХЭС» оешмасы – 57, «Мелиоратор» җәмгыяте – 28, «Игенче» хуҗалыгы – 21, «МДСУ» оешмасы – 17, «Кама» хуҗалыгы 16 балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин иткән. Вакытлыча эшкә урнашу чорына эш бирүчеләр яшүсмер белән вакытлы хезмәт килешүе төзеделәр. Һәр балага банк-та счет ачылды.
Комиссия 11 предприя-тиедә балигъ булмаган балаларның хезмәт шартларына тикшерү үткәрде.
2009 елның 21 гыйнварыннан «Балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячеләре турында» 7 номерлы Татарстан Респуб-ликасы Законы гамәлендә, комиссия тарафыннан балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре башлык-лары, мәктәп директорлары, завучлар һәм укытучылар, депутатлар җәмәгать тәрбиячеләре булып билгеләнә. Бүгенге көндә 17 җәмәгать тәрбиячесе үз эшчәнлеген алып бара. 21 сентябрь көнне Балтач районында үткән «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2022» конкурсында Фирдинант Гыйлемҗанов беренче урынны яулап, республикакүләм оештырылган конкурста Балтач районы данын яклап, икенче урынга лаек булды.
Район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев