Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар пособиеләре һәм социаль түләүләр вакытыннан алда киләчәк

Түләүләрне адресатына китереп бирү датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бирелә торган айлык түләүләрне вакытыннан алда күчерәчәкләр. Иң элек кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга әлеге түләүләр җибәреләчәк. 

2023 елның 3 гыйнварында акча алырга тиешле кешеләр счетына 29 декабрьдә түбәндәге айлык түләүләр киләчәк:

  • йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан мохтаҗ хатын-кызларга;
  • 8-17 яшьлек балалар өчен;
  • яшь ярымга кадәр балаларны караучы эшләмәүче әти-әниләргә;
  • хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына.

«Россия Почтасы» бүлекләре аша айлык түләүләрне алучыларга декабрь ае өчен пособиеләр түләү график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр башкарылачак.

Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр буенча:
"Гыйнвар аенда картлык буенча иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән", - дип төгәлләштерде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак. 
«Россия Почтасы» бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча башкарылачак. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак.

Түләүләрне адресатына китереп бирү датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие