Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаӊны тәрбияләмәсәӊ – суд

Балтач район судында 37 яшьлек ир уртасы кешенеӊ эше каралды. Ул РФ җинаять Кодексыныӊ 157 матдәсенеӊ беренче өлешендә каралган җәзага тартылды.

2011 елныӊ сентябрь аенда жәмәгать суды приказы нигезендә бу ир 2012 елныӊ августыннан башлап үзенеӊ балигъ булмаган баласын балигълык яше җиткәнче, аныӊ тәрбиясе өчен үзенеӊ кеременеӊ дүрттән бер өлешен күчереп барырга тиеш була. Әмма ул бу эшне 15.12.2018 елдан 13.05.2019 елга кадәр башкармый. Аӊа карата админитратив чаралар күрелә, әмма хәл үзгәрми. Судка җибәрелгән эшне район прокуратурасы раслады.

Суд барышында гәепләнүче үзенеӊ гәебен тулысынча таныды һәм аӊа хезмәт хакыныӊ 5 процентын тотып калып, 9 айга мәҗбүри эш бирелде.

Фото: ачык чыганактан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент