Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач паркларында вандаллык очраклары (+ бик күп фото)

Паркларда йөргән вакытта районыбызга читтән кунакка кайткан кешеләрне очраттык. Алар бездәге матурлыкка соклануларын җиткерделәр

Күптән түгел сайтыбызда укучыбыздан «Балтачыбызда ял итәр өчен бик матур парклар эшләнде. Тик, ни кызганыч, аларны сак-лап һәм кадерләп тотасы урында, булган матурлыкны бозучылар да бар арабызда. Әлеге матурлыклар, уңайлыклар, юкса, кемнеңдер тырыш хезмәте бит. Зыян салып кемгә уңай эшлибез, бу безнең, балаларыбызның тәрбиясезлеген генә күрсәтә түгелме?» дигән хат басылган иде. Фотоларда «Шушма яр буе» паркындагы бер атынчыкны, эскәмияне ватканнарын күреп була иде. Шушы хаттан соң район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Әвһәдиева белән бистәбездә урнашкан парк-ларны йөреп, аларда вандаллык бармы, юкмы икәнен тикшереп чыктык.

Соңгы елларда бистәбездә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә күп кенә парклар эшләнде. Аларны халкыбыз яратып кабул итте. Хәзер инде җәяү йөрергә, кич утырырга матур җирләребез бар, дип сөенде. Ләкин әледән-әле шушы паркларда нәрсәнедер булса җимергән яки бозган турында хәбәрләр килеп тора безгә. Узган ел «Салкын чишмә» паркында сетканы ватып, эченә тутырылган ташларны алганнар иде. Әлеге паркны эшләгән «Мелиоратор» оешмасы бу хәлдән соң кимчелекне бетереп, яңадан таш тутырып эшләп куярга мәҗбүр булды. Ләкин бүгенге көндә дә монда бозылган, ватылган җирләр бар һәм, ни кызганыч, аны балалар яки яшьләр эшли. Шул ук "Салкын чишмә«нең бүгенге көндә Салкын чишмә дигән язуы янында язулар белән бозылган җирләре бар. Балалар мәйданчыгы янында матур ташлар арасыннан чылтырап ага торган чишмә ясалган иде, ул ташлар да суга атылып һәм алып китеп бетерелгән, шунлык белән беренчел матурлык инде югалган. Такталарны да каерып алган очраклар күренде. Ләкин иң яманы — ул «Шушма яр буе паркы». Монда такталар да кубарылган, эскәмияләр сүтелеп, аларның эченә чүп тә тутырылган, кояштан, җил-давылдан, яңгыр һәм кардан сакланып утыра торган җирнең стеналарына язып бетергәннәр, Комсомол урамына барган башында күңел ачып утырганнан соң чүпләр яр буена гына тотып атылган. Биредәге бизәп куелган вак ак ташларны да кулы кычыткан һәркем суга атып уйнарга ияләнде. Үзебезгә дә шундый очрак белән очрашырга туры килде. Бала суга ташны ата, әти-әни шулай тиеш шикелле карап тора. Ә алай ярамый бит, ник рөхсәт итәсез, дигәч, әни кеше усал еландай ысларга тотынды. Бу очракта баладан алда әти-әнинең үзен тәрбияләргә кирәк шул әле.

Үзәктәге парклар чагыштырмача әйбәт хәлдә. Яңа скейт-паркта гына балалар яңа чәчелгән үлән өстеннән йөрүне уңаерак табып, үзләре өчен эшләнгән юлдан йөрмиләр никтер. Шушы паркта эскәмияләр дә куелса иде, дигән теләкләрен җиткерә бирегә балаларын уйнарга алып килүчеләр һәм язма газетага әзерләнгәндә без бу паркка эскәмияләр куелачак дигән җавап та алдык. 

Бу язма белән шуны искәртәсе килә, паркларның һәрберсе райондашлар өчен дип ясалды. Кемдер бер паркны, кемдер икенчесен үз итә. Кич җитү белән бөтенесен җәяүләп әйләнеп чыгучылар да бар. Шушы урында һәркемгә, бигрәк тә әти-әниләргә һәм балаларга мөрәҗәгать итәсе килә, һәрбер кырын эшкә җәза бар.

Законда каралган җәзалар турында район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина таныштырып узды: «РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе, ягъни вак хулиганлык өчен нинди очракта беркетмә төзелә ала соң?

Вак хулиганлык, ягъни җәмәгать тәртибен бозу, җәмгыятькә карата хөрмәтсезлек белдерү, җәмәгать урыннарында әдәпсез сүгенүләр, гражданнарга карата мыскыллау-лар, шулай ук чит кешенең милкен юк итү яки зыян китерү. Әгәр гражданинның гаебе раслана икән, аңа биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салына яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный.

РФ Җинаять кодексының 214 маддәсе, ягъни вандаллык.
Вандаллык, ягъни биналарны яки башка корылмаларны мәсхәрә итү, бозу, җәмәгать транспортында яки башка җәмәгать урыннарында милекне бозган очракта, җәза буларак, кырык мең сумга кадәр яки хөкем ителгән кешенең өч айга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, яки өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч айга кадәр кулга алу яный. 
Бертөркем кешеләр тарафыннан башкарылган шул ук гамәлләр, шулай ук сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча хокук бозылганда, өч елга кадәр иреген чикләү, өч елга кадәр мәҗбүри эш яки шул ук вакытка ирегеннән мәхрүм итү каралган». 

Күргәнегезчә, җәзалар көчле. Паркларда тәртип салуның нинди чишелешләре карала, бу хакта без Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов белән сөйләшеп уздык: "Бу паркларның проектлары эшләнгән вакытта ук видеокамералар кую турында тәкъдим белән чыккан идем мин. Ләкин ул вакытта финанслау мәсьәләсе белән килеп туган вәзгыять бу тәкъдимне тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Дөрес, безнең "Салкын чишмә"дә бер камера бар, ләкин алар санын арттырырга һәм башка паркларны да видеокамералар белән тәэмин итәргә кирәк. Шунысыз без бу проблеманы җиңә алмая-чакбыз. Инде ул атынчыкларны да ничәмә мәртәбә ваттылар. Бер бала утырасы атынчыкка әллә ничәшәр бала менеп басып уйныйлар бит. Шушы парклардан файдаланучылар аларның торышына салкын караганда, бу паркларның киләчәген күзалдына китерүе дә авыр. Шуңа күрә минем райондашларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, паркларны саклыйк, аларны пычратмыйк, бозмыйк, үзебезгә киләчәк өчен дә аларны матур итеп саклыйк!"
Паркларда йөргән вакытта районыбызга читтән кунакка кайткан кешеләрне очраттык. Алар бездәге матурлыкка соклануларын җиткерделәр. Ә шушында яшәүчеләр нишләп күрми соң ул матурлыкны? Ник сакларга өйрәнмибез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев