Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач прокуратурасында кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлегенә күзәтү ясадылар (+фото)

Бүген прокуратурада кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәлдә Балтач шәһәр җирлеге, Норма һәм Борнак авыл җирлекләре башлыклары Илдар Габдрахманов, Тимур Гатауллин, Шамил Хәбибуллин катнашты.

Беренче көн тәртибе буенча җирлекләрдәге терроризм, экстремизм, шулай ук дини өлкә буенча эшләр анализланды. Җитәкчеләр җирлекләрдәге эшчәнлек белән таныштырды.
Икенче көн тәртибе буенча авыллардагы күченеп кайтучылар, арендага йорт бирү мәсьәләләре хакында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгышы тыңланды.

Өченче көн тәртибе буенча соңгы өч елда үзара салым акчасы җыю, эш барыш һәм тәртип бозу очраклары хакында контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов сүз алды.
Җирлекләрдәге киңкырлы эшчәнлеккә күзәтүне прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллин, иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиев, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе Равил Таҗетдинов ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250